Иммун системасы кешене төрле инфекцияләрдән, токсин һәм чирле күзәнәкләргә зыян килүдән саклый. Әмма кайбер сәбәпләр аның эшенә кырын сугарга мөмкин.
Болар – нык алҗу, һаман саен стресс халәтендә йөрү, дөрес тукланмау, зарарлы гадәтләр, хроник чирләр, аеруча язгы чорда һава торышындагы үзгәрешләр. Роспотребнадзор белгечләре иммунитетны саклау өчен иң элек сәламәт тормыш рәвешен алып барырга киңәш итә. Организмга артык күп көч китермичә генә физик күнегүләр белән шөгыльләнү кан әйләнешен яхшыртуга, «шатлык гормоннарын» эшләп чыгаруга ярдәм итә. Бу исә организмның саклагыч көченә арттыра. Шулай ук әйбәт йоклау, дөрес туклану да мөһим. Белгечләр төрле җиләк-җимеш һәм яшелчәне, аз эшкәртелгән продуктлар, майсыз аксым чыганакларын һәм файдалы майларны рационга кертергә киңәш итә. Язын D витаминын алуга аеруча игътибарлы булу кирәк. Моның өчен кояшта ешрак йөрү, майлы балык, уылдык, сөт ризыклары, йомырка ашау таләп ителә.
