Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Фәрит Мөхәммәтшинның вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату өчен тавыш бирде. Әлеге карар җиденче чакырылыш Дәүләт Советының унтугызынчы утырышында кабул ителде.
Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнаша.
Вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. «Мин вәкаләтләремне вакытыннан алда туктату турында карар кабул иттем. Тавыш бирүгә куям. Хуплавыгызны сорыйм», – диде ул депутталар корпусына уртак эшчәнлек өчен рәхмәт белдереп.
