Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ» коллективын Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Указ хокукый актларны рәсми бастырып чыгару сайтында урнаштырылган.
Бүләк предприятиенең үзебезнең машина төзелешен үстерүгә керткән өлеше, яңа махсус техника булдыруы һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен бирелде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
