БДИгә алып килергә мөмкин булган ризык төрләренә ачыклык керттеләр

БДИгә алып килергә мөмкин булган ризык төрләренә ачыклык керттеләр

Бердәм дәүләт имтиханына чыгарылыш сыйныф укучысы үзе белән шоколад, банан, йогырт һәм бер шешә газсыз су алып килергә мөмкин. Рособрнадзор белешмәлегенә шушы продуктлар күрсәтелгән, дип яза «РИА Новости».

Ведомствода аныклап үтелгәнчә, газсыз су гына алып килү рөхсәт ителә. Газлы эчемлекләр ярамый, чөнки, шешәне ачканда, суы ташып, имтихан материалларына зыян салырга мөмкин.

Шулай ук Рособрнадзорда искәртеп үтелгәнчә, имтихан тапшыручылар, башкаларга комачауламаслык итеп, тамак ялган алырга мөмкин. Тик продуктлар төрелмәсендә биремнәрне үтәүгә бәйле бернинди дә «шпаргалка» булмаска тиеш.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related