Рөстәм Миңнеханов: «Бүген үзебезнең фәнгә ярдәм итү мөһим»

Рөстәм Миңнеханов: «Бүген үзебезнең фәнгә ярдәм итү мөһим»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советы утырышында фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен «лабораторияләрдән чыгарга» чакырды. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесе фикеренчә, хәзерге шартларда илебез фәненә ярдәм итү, үзебезнең эшләнмәләргә өстенлек бирү бик мөһим.

«Фән казанышларын файдаланмый торып без ерак китә алмаячакбыз. Бүген үзебезнең фәнгә ярдәм итү мөһим. Аның казанышларын ни дәрәҗәдә файдалана алуыбыз бары тик үзебездән генә тора», – диде ТР Рәисе.

«Безнең республикада заманча лабораторияләр, уникаль эшләнмәләр бар — аларны өйрәнергә генә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов, тулаем алганда бүген директорлар советы утырышында тәкъдим ителгән проектларны һәм докладларны югары бәяләп.

Related