ГАИ идарәсе юл кагыйдәсен бозучыларга карата җаваплылыкны арттырырга тәкъдим итә

ГАИ идарәсе юл кагыйдәсен бозучыларга карата җаваплылыкны арттырырга тәкъдим итә

Татарстанның ГАИ идарәсе юл кагыйдәсен бозучыларга карата җаваплылыкны арттырырга тәкъдим итә.

Дәүләт Советы комитеты утырышында идарә башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә, шулай ук балалар белән хәрәкәт иткән вакытта ярамаган урында юлның каршы ягына чыгучыларга катырак җәза бирергә кирәклеген әйтте.

Узган ел республика юлларында 3339 куркыныч авария булып, аларда 345 кешенең гомере өзелде. Республиканың 21 районында һәлак булучылар саны арткан. Быел ике айда Татарстанда 357 авария теркәлде, тагын 52 кешенең гомере өзелде. Һәлак булучылар саны 20 кешегә артты, шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны 15 кә, имгәнүчеләр 27 кешегә кимеде Бу саннарны Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты һәм комитет каршындагы Эксперт советының уртак утырышында ГАИ идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Сәмигуллин җиткерде.

Кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре – бәрелешү, җәяүлеләрне бәрдерү һәм юлдан чыгып китү. Һәлак булучыларның 20 проценты – җәяүлеләр. Шул ук вакытта аларның яртысыннан күбрәге үзләре кагыйдә бозган. Узган елда исерек машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләрдә 54 кеше үлгән һәм 298 кеше зыян күргән. ГАИ хезмәткәрләре 10 меңнән артык исерек йөртүчене туктаткан. Юл сакчыларын балалар катнашындагы аварияләр дә борчый. Былтыр республика юлларында андый 469 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 15 бала һәлак булган һәм 504 е яраланган.

«Дәүләт автоинспекциясе идарәсе исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә, шулай ук балалар белән хәрәкәт иткән вакытта ярамаган урында юлның каршы ягына чыгучыларга карата җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим итә. Бу үзгәрешләр пассажир балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең санын һәм куркынычын киметергә мөмкинлек бирәчәк, дип саныйбыз» – диде Айрат Сәмигуллин.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Александр Чубаров бу тәкъдимне караячакларын әйтте.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related