Сөт бәяләре төшү сәбәпле, хуҗалыклар 1,5 миллиард сум акча югалткан

Сөт бәяләре төшү сәбәпле, хуҗалыклар 1,5 миллиард сум акча югалткан

Сөт сату бәяләре төшү сәбәпле Татарстан хуҗалыклары 1,5 млрд сум акча югалткан.

Бу турыда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында хәбәр иткән.

– Республиканың авыл хуҗалыгы оешмалары гыйнварда 10 мең тоннадан күбрәк сөт савып, өстәмә рәвештә 485 млн сум керем алды. Шул ук вакытта сөт бәяләре төшү аркасында 1,5 млрд сум акча югалттылар, — дигән ул.

Аның сүзләренчә, шушы ук сәбәпләр аркасында кайбер инвестиция проектларының да язмышы билгеле түгел. Әлеге вакытта Татарстанда 15,7 мең баш сыерга егерме терлекчелек объекты төзелә. Бүген авыл хуҗалыгы оешмалары сөтләрен 36 сумга сата. Узган ел белән чагыштырганда, 9 сумга арзанрак бу. Ел башыннан сөт сатып алу бәяләре 3 сумга төште.

– Сөт чималына хаклар ике ел әйбәт торган иде. Хәзер исә сөт ризыкларына бәя арту һәм халыкның кереме кимү аркасында складлардагы сөт продукциясе тулып ята. Узган елның гыйнварына карата 40 процент, — диде Марсель Мәхмүтов.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бу вазгыяттән чыгу юлы — сөт продукциясе экспортын үстерү. Моннан тыш, авыл хуҗалыгы оешмалары үз чыгымнарын оптимальләштерүгә күбрәк игътибар бирергә тиеш. Бу, иң беренче чиратта, автоматлаштыруны, цифрлы технологияләр кертүне һәм хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру исәбенә башкарылырга тиеш.

Сүз уңаеннан, бүгенге көндә Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related