Бу ел башыннан бирле Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге Бердәм пособие түләүгә 12 миллиард сумнан артык акча юллаган.
Әлеге төр түләүгә гаиләдә җан башына туры килгән айлык керем төбәктәге яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр, шулай ук хисап чорында гаиләдәге эшкә яраклы һәр кешенең кереме кимендә сигез минималь хезмәт күләмен тәшкил иткән гаиләләр өмет итә ала.
Республикада бала үстерүче 90 меңнән артык гаилә бердәм пособие ала. Түләү күләме гаилә кеременә бәйле һәм балага яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин. Сүз уңаеннан, 2026 елда Татарстанда балага яшәү минимумы – 15 615 сум. «Бердәм пособие бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итүнең иң үтемле чараларының берсе булып кала», – диде Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
