Татарстанда алты ярминкә көнендә фермерлар 552,6 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе саткан, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».
«Ярминкә мәйданчыкларына барлыгы 652,8 тонна яшелчә, шул исәптән 352,5 тонна бәрәңге, шулай ук 113,1 тонна сөт, 180,1 тонна шикәр, 1 миллион данәдән артык тавык йомыркасы, 571,8 тонна ит китерелгән. Ярминкәләр уздыру өчен 5,5 мең берәмлектән артык транспорт җәлеп ителгән», — дип искәрттеләр министрлыкта.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда, Чаллыда, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында урнашкан сәүдә мәйданчыкларында оештырылды. Аларның эшләре бу атнада – 26 апрельдә тәмамланачак.
Чара «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
