Татарстанның югары уку йортларында МАХ илкүләм кушымтасы аша студентларның «цифрлы ID»сын, ягъни кәгазь документларга алмаш булдырмакчылар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов әйтте.
Хәзерге вакытта система республикадагы тугыз вузда тәҗрибә рәвешендә эшли.
Цифрлы ID – ул «Госуслуги» порталындагы хисап язмасы нигезендә төзелгән QR-кодтан гыйбарәт. Әлеге хезмәт смартфонны электрон студент билеты яки зачёт кенәгәсе буларак файдалану, шул исәптән, мисал өчен университетка кергәндә студент булуыңны раслап күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
