Космонавт булырга теләүчеләрнең документлары Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул ителә башлый

Космонавт булырга теләүчеләрнең документлары Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул ителә башлый

“Роскосмос” дәүләт корпорациясе космонавтлар отрядына җыю кысасында Дәүләт хезмәтләре порталы аша документлар тапшыру мөмкинлеген карый.

Бу хакта INTERFAX.RU корпорация вәкиле Сергей Крикалев мәгълүматларына таянып яза. Крикалев әйтүенчә, быел космонавт булырга телүчеләргә кирәкле кәгазьләр җыюда заманча цифрлы технологияләр куллану нигезендә ярдәм итү күздә тотыла. Ул портал белән хезмәттәшлекнең бу эшне гадиләштерәчәгенә ышаныч белдергән. Исегезгә төшерәбез: космонавтлар отрядына җыю (бишенче тапкыр) 4 февральдә башланган. Галәм киңлекләрен иңләргә хыялланучылар 35 яшькә кадәр булырга, төгәл фәннәр, табигать фәннәре яки медицина фәннәре өлкәсендә югары белемгә ия булырга тиеш.

Документлар кабул итү 30 июньдә төгәлләнәчәк, 10 ноябрьдә йомгак ясала. Моңа кадәр – 2012 һәм 2018 елларда сигезәр кандидат, 2020 һәм 2024 елларда – дүртәр кандидат сайлап алынган. Хәзерге вакытта “Роскосмос”ның космонавтлар отряды 27 кешедән гыйбарәт.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related