Идел буе федераль округының Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемендәге Татарстан кадет корпусы V, VI һәм X сыйныфларга укучылар җыя. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Кадет корпусында тәрбияләнүчеләр аерым санузелы, душы, гардеробы һәм WI-FI га тоташу мөмкинлеге булган 7 урынлы бүлмәләрдә яши. Шулай ук ял итү һәм психологик бушану бүлмәләре каралган. Корпус территориясендә бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы, универсаль спорт мәйданчыклары һәм «Воркаут» урам шәһәрчеге урнашкан.
Уку корпусы заманча техника белән җиһазландырылган. Барлык аудиторияләрдә дә проекторлар һәм тейч-панельләр бар. Химия, физика, биология кабинетлары һәм мини-лабораторияләргә практик дәресләр үткәрү өчен махсус җиһазлар куелган. Моннан тыш, аудиовизуаль технологияләр, робототехника лабораторияләре, цифрлы фото — һәм видеостудияләр, медиатека һәм китапханә үзәге бар.
Укучыларның ялы өчен шәхесне һәрьяклап үстерүгә, шулай ук аларны хәрби һәм гражданлык югары уку йортларына кабул итүгә әзерләүгә юнәлдерелгән өстәмә белем бирү программалары каралган. Әйтик, 30дан артык түгәрәк арасыннан волейбол, бокс, армия кул сугышы, йөзү, шахмат, сәнгать-эстетик һәм махсус юнәлештәге түгәрәкләр, авиа- һәм ракета модельләштерү һәм башкаларны сайлап алырга мөмкин.
Төп гомуми белем дәрәҗәсенә сайлап алу 2 июньнән 10 июньгә, урта гомуми белем дәрәҗәсенә 22 июньнән 26 июньгә кадәр үткәрелә. V сыйныфка — 50, VI сыйныфка — 5, X сыйныфка 30 бала җыярга ниятлиләр. Кабул итү кагыйдәләре, кирәкле документлар һәм конкурс сынаулары турында тулырак мәгълүмат Татарстан кадет корпусының рәсми сайтында урнаштырылган.
Шулай ук Идел буе федераль округының башка кадет корпуслары да укучылар җыя. Алар арасында Советлар Союзы Герое В.Г.Стариков исемендәге Удмурт кадет корпусы, Советлар Союзы Герое А.В.Кочетов исемендәге Чуваш кадет корпусы, армия генералы В.Ф.Маргелов исемендәге Түбән Новгород кадет корпусы һәм башкалар бар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
