Балтачта «Талантлар парады» төбәкара бәйгесе узды

Балтачта «Талантлар парады» төбәкара бәйгесе узды

Бишенче ел рәттән Татарстан Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә Балтач сәнгать мәктәбе «Талантлар парады» төбәкара бәйгесен уздырды.

Катнашучылар үзләрен музыка уен кораллары, бию, рәсем, җыр, нәфис сүз сәнгате номинацияләрендә сынап карады. Аларның чыгышларын Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгьзалары, атказанган сәнгать эшлеклеләре бәяләде.

Быелгы конкурс-фестивальдә Татарстан, Мари-Эль, Саха Республикасы, Киров өлкәсе һәм Пермь краеннан 1197 кеше катнашты. Җыр сәнгате номинациясендә Гран-прига Балтачтан Әдилә Фәйзрахманова лаек булды.

«Талантлар парады»ның төбәкара конкурсын оештыруда Балтач балалар сәнгать мәктәбе директоры Миләүшә Кадыйрованың өлеше зур. Ул 2022 елдан башлап ел саен әлеге эшләрне башкаруга күп көчен куя. Монда килгән балалар, сәнгать әһелләре, тамашачылар аңа рәхмәтен җиткерде. Киләсе елга да бу конкурста бик теләп катнашачакларын әйттеләр. Балтачта төрле чаралар күп үтә, мондый вакыйгаларга Балтач район хакимияте бик игьтибарлы.

Сүз уңаеннан, Балтач балалар сәнгать мәктәбендә «Хор сәнгате», «Фортепиано», «Халык уен кораллары», «Хореография», «Рәсем сәнгате», «Тынлы һәм бәрмә уен кораллары» профессиональ программалар тормышка ашырыла, башкару сәнгате өлкәсендә «Вокаль ансамьль», «Хореография» өстәмә гомуми үсеш программалары буенча 410 укучы белем ала.

Зөлфәт Хәйруллин

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Related